«Туган як»ның беренче саны чыгуга — 35 ел!
26 апрель — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн.
Ә безнең газетабыз өчен бу көн икеләтә истәлекле. Моннан 35 ел элек, Тукай туган көнгә туры китереп, «Туган як»ның беренче саны дөнья күрде.
Вакыт — аккан су кебек, сизелмичә дә уза. Ул еллар инде күптән ерак үткәннәрдә калды. Бары тик шул елларны искә төшереп, иске газета тегелмәләренең саргайган битләре генә саклана...
Узган гасырның 90 нчы еллар башында газета чыгару технологиясе хәзерге замандагы белән чагыштырганда — җир белән күк арасы иде. Текстларны механик язу машиналары һәм линотиплар ярдәмендә җыялар иде ул вакытта. Басма мәгълүматны андый юл белән күбәйтү җиһазлары да инде күптән тарихта калды. Полиграфиягә компьютер технологиясе килеп кергәч, алар кулланылмый башлады.
35 ел эчендә газета чыгару технологиясе генә түгел, җәмгыять тә нинди генә үзгәрешләр кичермәде! Тарих өчен бик аз вакыт булса да, илдә барган иң зур үзгәрешләр, реформалар нәкъ менә шушы өч дистә елга туры килде ләбасa
Шушы еллар эчендә «Туган як»ны гамәлгә куючылар башта шәһәр һәм район хакимияте булса, 2000 еллар башында ул «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте, ә 2016 елдан башлап, «ТАТМЕДИА»ның «Түбән Кама-информ» филиалы составына кертелде.
Ләкин районыбызда, шәһәребездә, республикада, илдә, җәмгыятьтә нинди үзгәрешләр генә булмасын, «Туган як» халык белән һәрчак янәшә булды, борчуларын да, шатлыкларын да теләп уртаклашты.
Шушы утыз биш ел эчендә редакция коллективы да бик зур үзгәрешләр кичерде. Бик күп кешеләр хезмәт куйды анда. Алар төрле елларда, төрле вазифалар башкарсалар да, һәрберсе үз урыннарында «Туган як»ны, татар матбугатын үстерүгә үзләреннән бик зур өлеш керттеләр.
Әле шуңа өстәп, редакция белән даими элемтәдә торып, газетаны тирән эчтәлекле итү өчен үзләреннән шактый өлеш керткән штаттан тыш хәбәрчеләребез дә байтак булды. Һәрберсен санап, фамилияләрен язу өчен үзенә бер газета бите кирәк булыр иде. Аларның барчасына зур рәхмәт!
Форсаттан файдаланып, редакция коллективына, штаттан тыш хәбәрчеләребезгә, «Туган як»та эшләп киткән ветераннарыбызга һәм, әлбәттә, газета укучыларыбызның барчасына да хөрмәтебезне җиткерәбез һәм шушы истәлекле көн уңаеннан кайнар котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләренә иминлек телибез! Бәхетле булыгыз! «Туган як»тан аерылмагыз!
Фәрит Имамов, «Туган як»ның баш редакторы
Фотода: бу гүзәл ханымнар — Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре. Алар һәр ел саен «Туган як» ка барысы да бердәм булып языла, газетаны яратып укый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев