Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туган як» газетасына язылу башланды

Газетага почтада һәм редакциядә язылырга була.

2025 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. 

«Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 828 сум 72 тиен. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. 

Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 450 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 500 сум. 

Инде күркәм традициягә әверелгән «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафоны бу язылу кампаниясендә дә дәвам итә. Эшмәкәрләрнең, оешма җитәкчеләренең әлеге акция кысаларында хәйриячелек ярдәме күрсәтүләрен һәм газетаны сатып алуда яки аңа язылуда матди кыенлык кичерүче социаль яктан якланмаган кешеләрне — ветераннарны, пенсионерларны, аз тәэмин ителгәннәрне «Туган як»ка яздыруда булышуларын сорыйбыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев