Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбəн Кама педагогика училищесының беренче директоры Евгения Тупикова вафат булды

2026 елның 11 мартында, 88 яшендә, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, Түбəн Кама педагогика училищесының беренче директоры Евгения Ильинична Тупикова вафат булды.

Евгения Тупикова Казан педагогика училищесын һәм Казан педагогия институтын тәмамлаган, аннан соң Казанда эксперименталь база мәктəбендә эшләгән. 1967-1972 елларда 3нче номерлы мәктәптə укыткан, аннан соң 1981 елга кадәр 6нчы номерлы мәктəптə уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарган.

1981 елда ул Түбəн Кама педагогика училищесының җитəкчесе булган. Аның җитəкчелегендә уку йорты республика мәктәпләре өчен педагог кадрлар әзерләүнең мөһим үзəкләреннән берсенә әйләнгән. Училищеның күп кенə чыгарылыш укучылары Евгения Ильиничнаны үз остазлары дип саныйлар həм аларның профессиональ үсешләренə керткəн өлеше өчен рәхмәт белдерəлəр.

Евгения Тупикованың педагогик стажы 46 ел тәшкил итə. 1989 елда аңа Түбəн Кама шәһəренең Мактау гражданины, 1991 елда Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исеме бирелə.

Хушлашу мәрәсиме 13 мартта 10:30 сәгатьтә Түбән Каманың Воскресение Христова храмында узачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев