Түбәнкамалыларны телетапшырулар сыйфатының начарлану ихтималы турында кисәттеләр
Бу сезонлы күренеш.
27 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр 11:33тән 12:42гә кадәр Татарстан территориясендә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшенең кыска вакытлы начараюы ихтимал.
Бу Кояш интерференциясе — иярченнән кабул ителгән радиосигналның бозылуы белән бәйле. Бу сезонлы күренеш, бу вакытта кояш, элемтә иярчене һәм кабул итү антеннасы телебашняда бер линиядә тезелә.
Телевизор караучыларны кисәтәләр: бу чорда рәсемнең вакыт-вакыт «туктап калуы» һәм сигналның берничә секундка яки 10 минутка кадәр бөтенләй югалуы күзәтелергә мөмкин. Әмма цифрлы эфир телевидениесенең күпчелек кулланучылары, мөгаен, сурәт сыйфатында үзгәрешләрне сизмәячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев