Түбәнкамалыларны «Сөембикә» паркының киләчәге турында фикер алышырга чакыралар
Шәһәр халкы яңа ял итү урынының киләчәгенә йогынты ясый ала.
Түбән Кама халкын «Сөембикә» паркын төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар. Чара 17 октябрьдә «Адымнар» гимназиясендә узачак, башлана 18:30 да.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, шәһәр халкы яңа ял итү урынының киләчәгенә йогынты ясый ала. Очрашуда фикерләрең белән уртаклашырга, сораулар бирергә һәм территорияне үстерү планнары турында белергә мөмкин булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев