Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларны «Көзге уңыш-2025» дигән күргәзмә-бәйгедә катнашырга чакыралар

Катнашырга теләүчеләр 31 августка кадәр 8-917-235-46-15 телефон номерына шалтыратып, теләкләрен белдерсәләр яхшы булыр иде.

«Берегиня» клубы пенсионерлар, Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Көзге уңыш-2025» дигән күргәзмә-бәйге оештыра.

Ел саен көзге уңышлар җыеп алгач, пенсионерлар арасында үткәрелә торган бу күргәзмә быел да «Мирас» мәдәният йортының актлар залында
оештырыла.

Катнашырга теләге булган клуб һәм шәһәр пенсионерлары үзләренең бакчасында үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, бакча культурасы һәм алардан
әзерләнгән ризыкларын, чәчәк бәйләмнәрен 3 сентябрь көнне (чәршәмбе) 10 сәгатьтә алып килеп, тезеп куярга тиеш. Яшелчәләр чиста һәм юылган
булсын.

Жюри әгъзалары «Яшелчәләр», «Җиләк-җимешләр», «Бакча культурасы», «Кулинария», «Консервлау» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк. Җиңүчеләрне, гадәттәгечә, дипломнар, призлар көтә. Катнашырга теләүчеләр 31 августка кадәр 8-917-235-46-15 телефон номерына шалтыратып, теләкләрен белдерсәләр яхшы булыр иде.

Тантаналы ачылу — 3 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә. Концерт программасы да каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев