Түбәнкамалыларны инклюзив онлайн-конкурста катнашырга чакыралар
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Түбән Кама халкын «Тигез мөмкинлекләр фестивале» өченче инклюзив онлайн-конкурста катнашырга чакыралар.
Чараны «Рубаха» оешмасы оештыра. Оештыручылар сөйләвенчә, конкурста хореография, вокал, сәнгатьле уку һәм декоратив-гамәли сәнгать номинацияләрендә үз сәләтләреңне күрсәтергә мөмкин.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс нигезләмәсе һәм өстәмә мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев