Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларны чыпчыкларны исәпләү акциясендә катнашырга чакыралар

Түбән Камада чыпчыкларның саны ала башлаячаклар. Исәпләүдә экологлар, орнитологлар, шулай ук теләге булган һәркем катнаша ала.

Бөтенроссия акциянең максаты – кошларның саны турында төгәл мәгълүмат җыю. Моның өчен ишегалдында, паркта очраган чыпчыкларны фотога төшерергә һәм урынын хәбәр итәргә тәкъдим ителә.

Барлык җыелган мәгълүматларны чараның рәсми сайтына юлларга: vorobey.nbud.ru. Теркәлгән чыпчыклар, шулай ук катнашучылар саны һәм күзәтү урыннары буенча Россия төбәкләре рейтингы төзеләчәк.

Аның нәтиҗәләре буенча, иң актив түбәнкамалылар акция символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк. Бөтенроссия акция 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев