Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларны 26 апрельдә Шигърият бәйрәменә чакыралар

Бәйрәм чаралары 26 апрельдә 10.30 сәгатьтә башлана.

Түбән Камада ел саен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уздырыла.

Быел да оештыручылар шәһәрдәшләрне Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында уздырылачак «Тукай моңы — халкым җыры» дип аталган шигърият бәйрәменә чакыра.

Бәйрәм чаралары 26 апрельдә 10.30 сәгатьтә башлана. Биредә осталык дәресләре, китап ярминкәсе узачак, «ачык микрофон» һәм төрле кызыклы ярышлар белән үрелеп барачак.

Бәйрәм 12.30 сәгатьтә Тукай һәйкәле янында шигъри митинг белән дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев