Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга «Хәтер китабы» павильонына ничек эләгергә мөмкин булуын аңлаттылар

Түбән Камада «Хәтер китабы» павильонына атнага бер көн алдан язылып керергә була.

Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, павильонга һәр җомга көнне 15-16 сәгатьләрдә килергә мөмкин. Теркәлү махсус сайтта онлайн алып барыла. Теркәлүдән соң павильон ачылган вакытта теләсә кайсы уңайлы вакытта килергә мөмкин.

Электрон «Хәтер китабы» Түбән Каманың Җиңү мәйданында 2020 елда реконструкция кысаларында барлыкка килде. Анда Ширәмәт (хәзерге Түбән Кама) район хәрби комиссариатыннан фронтка киткән 8 мең солдат турында мәгълүмат, махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләр турында мәгълүмат, районның авыл җирлекләрендәге 40 мемориалның фотосурәтләре һәм исемлекләре, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм башкалар урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев