Түбәнкамалыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Шәһәр халкы 20 ноябрьдә Студентлар урамы, 9 адресы буенча («Бердәм Россия» партиясе бүлеге) үз сорауларын бирә алачак.
Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә Түбән Камада гражданнарны кабул итәчәкләр.
Шәһәр халкы 20 ноябрьдә Студентлар урамы, 9 адресы буенча («Бердәм Россия» партиясе бүлеге) үз сорауларын бирә алачак.
- 8:00 — 9:30 — РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча Түбән Кама районындагы клиент хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Тәгъзимә Садыйкова;
- 9:30 — 11:00 — Түбән Кама районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова;
- 11:00 — 12:30 — Түбән Кама нотариаль округы нотариусы Әлфия Рөстәмханова;
- 12:30 — 14:00 — «БТИ РТ» АҖ Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Чимарова.
Моннан тыш, түбәнкамалылар +7 (800) 201-16-00 телефоны буенча түләүсез юридик ярдәм ала алачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев