Түбәнкамалыларга тар белгечләргә нинди номерлар буенча язылырга мөмкин булуы турында сөйләделәр
Түбән Камада тар белгечләргә консультатив-диагностика поликлиникасы регистратурасы аша язылырга мөмкин.
Шалтыратулар эш көннәрендә 7:00дән 18:00гә кадәр +7 (8555) 24-40-15 һәм 24-45-92 телефоннары аша кабул ителә.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең кайнар линия телефоны: +7 (8555) 24-44-18. Аның буенча шалтыратулар (шикаятьләр һәм тәкъдимнәр) эш көннәрендә иртәнге 7дән көндезге сәгать өчкә кадәр кабул ителә.
Белешмә хезмәте номеры: +7 (8555) 32-09-01. Ул да эш көннәрендә генә эшли. Анда 8 сәгатьтән 17:00 гә кадәр шалтыратырга мөмкин. Биредә стационар, регистратура бүлекләренең, поликлиника табибларының кабинет телефоннарын, НЦРМБ корпусларының урнашуы һәм башкалар буенча мәгълүмат алырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев