Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга су өчен түләнгән акчаларын кире кайтарачаклар

Бу хакта Татарстан торак инспекциясе хәбәр итә.

Бер атна эчендә Түбән Кама районында магистраль торба үткәргечләрдә 52 авария килеп чыккан. 172 күпфатирлы йорт озак вакытка сусыз калган. 12 генә аварияне оператив рәвештә туктата алганнар. Норматив буенча, су белән тәэмин итүдә тоткарлык бер ай эчендә барлыгы 8 сәгатьтән һәм тоташ 4 сәгатьтән артмаска тиеш. Ә инде кайнар су белән тәэмин итү магистралендә авария килеп чыккан очракта тоткарлык рәттән 24 сәгать тәшкил итә ала. 

Түбән Камада исә авария нәтиҗәләрен иң озак бетерү вакыты — 36 сәгать булган. Срокларны арттырган өчен идарә итүче компанияләргә карата 14 кисәтү ясалган. Татарстан торак инспекциясе алардан суны яңадан исәпләүне таләп иткән. Шул рәвешле, мәсәлән, май аенда түбәнкамалыларга торак-коммуналь түләүләр буенча гомумән алганда 530 мең акча кире кайтартылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев