Түбәнкамалыларга мошенниклар шалтыраткан очракта нишләргә кирәклеген аңлаттылар
Сорауларга җавапны җинаятьчеләрне эзләү буенча полиция органнарының оператив хезмәткәре Игорь Антонов бирде.
Алдартазлар саны елдан-ел арта бара. Алар кешеләрне алдап, акчасыз калдыра — оятларыннан да, Алладан да курыкмый. Полиция хәбәр итүенчә, аларга ярты ел эчендә 500 гә якын мөрәҗәгать килеп ирешкән. Былтыр бу сан 420 кадәр генә җиткән иде.
Үз-үзеңне ничек сакларга? Әгәр дә алдартазлар шалтыратса, нишләргә? Бу сорауларга җавапны НТР каналының кунагы — Түбән Кама районы буенча Россия идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү буенча полиция органнарының оператив хезмәткәре Игорь Антонов бирде.
— Алдауларның иң еш кулланыла торган ысулы турында сөйләп китегезче?
— Аларның берничә төре билгеле. Беренчесе турында әйтеп китсәк, алдартазлар шалтыратып, элемтә хезмәтләрен күрсәтү өчен килешүне озайтуны сорый. Тагын бер еш очрый торган алдау — туганыгыз бәлагә эләккән дип куркыту.
— Беренче очракта кеше ялган капкынына ничек эләгә?
— Алдакчылар кешеләр-гә шалтыратып, үзләрен теләсәнинди кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштыра. Шуннан соң, вакыт тәмамлану сәбәпле, килешүне озайтырга кирәк, дип хәбәр итә. Аралашу барышында смс-хәбәрләрдә килгән кодны әйтүләрен сорый. Зыян күрүчеләр, бу хәлгә ышанып, тыныч кына кодны хәбәр итә. Шуннан соң аралашу тәмамлана, аларга килешү озайтылган дип хәбәр ителә. Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчеләргә төрле кешеләр шалтырата башлый һәм мәгълүматларыгыз җинаятьчеләр кулына эләккән дип куркыта. Алар психологик яктан эш итә, алдартазлар сезнең акчаларны үзләштерергә тырыша, диләр. Шуннан соң банкка барып, үзеңә кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны куркынычсыз счетка күчерергә күндерәләр. Күпмедер вакыт узгач, акчаларны кире кайтарырга вәгъдә итәләр. Шулай итеп кеше акчасыннан колак кага да.
— Кеше шулай җиңел алданамы?
— Без монда барыннан да элек куркыту эффекты көчле тәэсир итә дип уйлыйбыз. Бу гаҗәп түгел. Алар, бу кодны белеп, дәүләт хезмәтләре порталына керә ала һәм безнең барлык мәгълүматларга ия була. Шулай итеп алар акчаның кайда саклануын, пенсиянең каян килүен белә. Ләкин кеше үзе барып, аларга акчасын күчермәсә, алар берни дә эшли алмый. Ләкин кешеләр һаман ышана бит. Күптән түгел генә бер әбигә шалтыратып, сезнең иминият полисыгызның вакыты тәмамлана, дип хәбәр иткәннәр. Шулай ук кодны сораганнар. Пенсионер барысын да сораганча эшләгән һәм үзенә кредит рәсмиләштереп, җинаятьчеләргә акчаларын күчергән.
— Туганыгыз бәлага эләккән дип куркыту да еш очрыймы?
— Әйе. Менә узган атнада гына шундый сылтау белән курьер пенсионердан 100 мең сум акчасын алып киткән. Аңа шулай ук шалтыратып, кызыгыз бәлагә эләккән, дигәннәр. Пенсионер бик каты дулкынланган һәм үз теләге белән акчаны биреп җибәргән. Берничә сәгатьтән соң кызы янына баргач, бабай аның исәнсау икәнен күргән. Алдауның бу иске төре һаман да яхшы эшли.
— Бу вакыта нишләргә соң?
— Беренче эш итеп бәлага эләккән туганыгызга шалтыратып карагыз. Әгәр ул трубкасын алмый икән, аның балаларына, хезмәттәшләренә шалтыратыгыз. Шуны исегездә тотыгыз, әгәр сезнең туганыгыз белән берәр нәрсә була калса, сезгә ашыгыч ярдәм яки полиция хезмәткәрләре шалтыратачак, чит кеше түгел.
— Балалар да җинаятьчеләр йогынтысына эләгергә мөмкинме?
— Әйе. Алар балаларга нигездә социаль челтәрләр аша йогынты ясый. Билгеле булганча, барлык балалар телефонда уеннар уйный. Алар персонажларның статусын күтәрү өчен өстәмә опцияләр сатып ала. Җинаятьчеләр моннан файдалана. Интернетта балалар белән язышалар һәм билгеле бер суммага төрле әйберләр сатып алырга тәкъдим итәләр. Бала ризалаша, әти-әнисенең телефонын алып, аның аша акча күчерә.
— Тагын ничек алданырга мөмкин?
— Мәсәлән, самолетка билет алганда. Күптән түгел генә бер хатын-кыз ял итәргә барырга җыенган иде. Интернетта билетлар табып, Сочига баруны планлаштырган. Ул акчасын күчергән. Ә очып китү көнендә аңа хәзер авиаташучы белән проблема, очыш икенче көнгә күчерелә, дип хәбәр иткәннәр. Бу бер генә тапкыр кабатланмаган. Аннары аңа шалтыратып, сәфәрнең гамәлдән чыгарылачагын һәм аңа акчаны кире кайтарачакларын хәбәр иткәннәр. Аңа акчаның бер өлешен генә кайтарганнар, хәзер тикшерү бара.
— Хәзер күп кеше интернетта әйбер сатып ала. Алданмас өчен нишләргә кирәк?
— Һәрвакыт сатып алынган әйберне кулыгызга алганнан соң гына түләү турында килешегез. Әгәр эш почта аша бара икән, ул салынган түләү булсын. Әгәр дә сезгә берәрсе шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырса һәм кемдер сезнең акчагызны банк картасыннан урларга тырыша, дип хәбәр итсә, трубканы куегыз һәм банкның кайнар номерына шалтыратыгыз. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да кәрәзле телефоннан шалтыратмый, ватсапта смс язмый.
— Алдартазлар шалтыратканын тагын ничек билгеләргә?
— Әгәр аларның эшләре билгеле план буенча бармый икән, алар нервылана һәм ачулана башлый. Шуңа күрә күп итеп ачыклаучы сораулар бирергә тырышыгыз, шикләнергә курыкмагыз. Шалтырату чы ачулана һәм сезне ашыктыра башлый икән, сөйләшүне шундук туктатыгыз. Әгәр дә сез бернинди гаризалар калдырмасагыз һәм банктан шалтыратуны көтмисез икән, билгесез номер шалтыратуын күрсәгез, трубканы алмагыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев