Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга Кыш Бабайның нинди хатларга үзе җавап бирүен сөйләделәр

Түбәнкамалылар Кыш бабайга хатлар яза башлады.

Традиция буенча хәбәрләрне беренче булып, балалар җибәрә.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел Кыш бабай почтасына 233 меңнән артык хат килгән инде. Чагыштыру өчен, узган ел кышкы тылсымчы 209 мең хат алган.

Хат яки открытканы Татарстан Республикасының теләсә кайсы бүлекчәсенең почта тартмасында калдырырга мөмкин. Моның өчен конверт тышына түбәндәге адресны язарга кирәк: 162390, Россия, Вологодская область, Великий Устюг, Деду Морозу.

Шулай ук ярдәм сорап, почта хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар адресны язарга, марканы ябыштырырга өйрәтәчәкләр. 

Иң кызыклы хатларга Кыш бабай үзе җавап бирәчәк. Моның өчен индекс белән тулы адресыгызны күрсәтергә онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев