Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга янгынга каршы махсус режим кертелүе турында искә төшерделәр

Ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. 

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 хәвеф класслы пиротехник әйберләрне (бенгал утлары һәм «хлопушка» лардан тыш) сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метрдан да азрак ераклыкта куллану тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, юллар, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан да 30 метрдан якынрак төрле пиротехника куллану тыела.

Хокук бозган өчен физик затларга — 20 мең сум, вазифа башкаручыга затларга — 60 мең сум, ә юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министры хәбәр иткәнчә, балалар өчен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме чараларын үткәрү урыннары контрольгә алыначак. Пиротехник әйберләрне рөхсәт ителмәгән урыннарда сатуны ачыклау максатыннан рейдлар оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев