Түбәнкамалыларга яңа ел чыршыларына бәяләр турында сөйләделәр
«Урман гүзәле»нең бәясе аның купшылыгына һәм биеклегенә бәйле.
Быел Яңа ел бәйрәменең төп бизәге булган чыршы-наратның бәясе уртача 800 сумнан алып, 2500 сумга кадәр.
«Урман гүзәле»нең бәясе аның купшылыгына һәм биеклегенә бәйле. Әгәр ботаклар гына алсагыз, ботаклар букеты чама белән 150 сум тирәсе.
Түбән Камага наратларны Башкортстан һәм Урал питомникларыннан алып кайтканнар. Әгәр товар сатылып бетмәсә, калган өлеше терлек азыгына китәчәк.
Чыршы яки наратның гомерен озайту өчен, сатучылар агачны суга утыртырга һәм глицерин, аспирин яки шикәр өстәргә киңәш итәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев