Түбәнкамалыларга агрессив эт белән очрашканда кая шалтыратырга кирәклеген искәрттеләр
Түбән Кама халкына караучысыз һәм агрессив этләр белән очрашканда ничек эш итәргә кирәклеген искә төшерделәр.
Администрациянең матбугат хезмәте язганча, шәһәрдә сукбай этләрнең санын контрольдә тоту эше закон нигезендә алып барыла: гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча аларны аулау, стерильләштерү, вакцинацияләү һәм, агрессия булмаганда, элеккеге яшәү тирәлегенә кайтару үткәрелә.
Этне аулауга гариза калдыру өчен гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәтенә +7 (8555) 351-072 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев