Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар «Туган як» газетасына очсыз бәядән языла ала

Акция 13 июньгә кадәр бара.

Хөрмәтле газет укучылар! 13 июньгә кадәр «Туган як» газетасына кулай бәядән язылырга була.

Алдагы ун көн дәвамында Түбән Камада татар телендә чыгып килүче бердәнбер татар басмасына отышлы бәядән язылып калырга ашыгыгыз. 13 июньгә кадәр «Туган як»ны почта хезмәте аша өй адресына китерү өчен 727 сум 74 тиеннән язылырга була. Моны барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциябезгә килеп тә эшләргә була. 

Альтернатив язылу бәяләренә шулай ук ташламалар каралган. Газетаны эш урыннарына китереп биргән очракта язылу бәясе 540 сум, редакциядән килеп алучылар өчен 450 сум

Язылу кампаниясе барышында сугыш ветераннарын, мохтаҗ кешеләрне, пенсионерларны, мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезне «Туган як» газетасына хәйрия тәртибендә, үз исәпләреннән яздырырга теләүчеләр булса, рәхим итегез! 

«Язылучылар ункөнлеге» тәмамланганчы, отышлы бәядән язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев