Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар торак инспекциясенә ешрак мөрәҗәгать итә башлады

Бу хакта Түбән Кама районара торак инспекциясе башлыгы сөйләде.

Халык Түбән Кама районара торак инспекциясенә ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Бүгенге көнгә шәһәр халкыннан 765 мөрәҗәгать кабул ителгән. Узган елда алар якынча 480 булган.

Бу хакта НТР 24 телеканалы эфирында Түбән Кама районара торак инспекциясе башлыгы Алмаз Гыйззәтуллин сөйләде.

Шикаятьләр еш кына гомумйорт мөлкәтен карап тотуга, хезмәт күрсәтү сыйфатына һәм торак идарәче компаниясе эшенә кагыла. Шулай ук шәһәр халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү, торак-коммуналь хуҗалык системасының эшенә һәм фатирларны яңадан планлаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев