Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар «Спорт диктанты» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Диктант белемнәрне тикшерүгә генә түгел, ә Россиянең спорт мирасын популярлаштыруга да юнәлдерелгән.

Түбән Кама халкы 5 октябрьдә бөтен ил буйлап узган «Спорт диктанты» Бөтенроссия спорт-агарту акциясендә катнашты. Чараны шәһәрдә «Адымнар» гимназиясе үткәрде.

Акциядә катнашучылар спорт тарихының төрле чорларын үз эченә алган 30 сорауга җавап бирделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, диктант белемнәрне тикшерүгә генә түгел, ә Россиянең спорт мирасын популярлаштыруга да юнәлдерелгән.

«Спорт диктанты» — Россиянең спорт тарихының бөеклеген тирәнрәк аңлау, көч һәм казанышлар рухы белән илһамлану, шулай ук үзеңне зур спорт бергәлегенең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге», — дип ассызыкладылар акциянең оештыру комитетында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев