Түбәнкамалылар шәһәр җитәкчелеге белән очрашуда төзекләндерү һәм йортларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен тикшерделәр
11, 12 һәм 13 нче микрорайоннарда яшәүчеләр шәһәр администрациясе һәм идарәче компания вәкилләренә көнүзәк мәсьәләләр турында турыдан-туры җиткерә алдылар.
Очрашу 15 нче мәктәпнең актлар залында оештырыла. Аралашуның төп темасы – күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтү һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү.
Күпсанлы сораулар йортларның гомуми торышына, фасадларны һәм коммуникацияләрне ремонтлау сыйфатына кагылды. Идарәче компания, коммуналь хезмәтләр җитәкчелеге һәм территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) вәкилләре шәһәрдәшләрне борчыган сорауларны контрольгә алдылар.
Очрашу кысаларында 12 һәм 13 нче микрорайоннарның Территориаль Иҗтимагый Үзидарә рәисе 2025 ел йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясады. Ачык диалог форматындагы мондый очрашулар башка микрорайоннарда да үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев