Түбәнкамалылар МХО зонасында БПЛА белән көрәшү өчен мылтыкларын тапшыра ала
Аны «За мирное небо» хәйрия фонды үткәрә.
Татарстан территориясендә «Хәрбиләргә мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын тапшыр» акциясе дәвам итә.
Аны «За мирное небо» хәйрия фонды үткәрә. 30 октябрьдә Түбән Кама аучылары акциягә кушылып, мылтыкларын тапшыра алачак.
Корал хәрби хезмәткәрләргә пилотсыз очу аппаратлары белән көрәш өчен кирәк. Мылтыкларны кичке сәгать 4 тән 6 га кадәр Первопроходцев урамындагы 11 нче йортта кабул итәчәкләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев