Түбәнкамалылар МХО сугышчыларына ярдәм йөзеннән автойөреш уздырды
Ул шулай ук Бөек Октябрь социалистик революциясе көненә дә багышланды.
Түбән Камада МХО сугышчыларына ярдәм йөзеннән автойөреш узды. Ул шулай ук Бөек Октябрь социалистик революциясе көненә дә багышланды. Йөреш алдыннан волонтерларга һәм яралы сугышчыларга рәхмәт хатлары һәм лаеклы бүләкләр тапшырылды.
МХО катнашучысы Сергей Бугорцов май аенда җитди яралана. Бүген үзенең хәрби казанышлары өчен ул «Донбасс һөҗүм операциясенең 80 еллыгы» дигән истәлекле медале алды.
«Хөрмәт һәм горурлык, безне онытмыйлар. Без булмасак, кем?» — диде Сергей Бугорцов.
Митинг вакытында волонтерларга да рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның көче белән МХО зонасына тонналап гуманитар ярдәм җибәрелә.
Бүләкләүдән соң катнашучылар автойөреш өчен колонна формалаштыруга кереште. Совет офицерлары берлеге рәисе Сәмигулла Габдуллин да руль артына утырды.
«Бу чара бик мөһим, хәрби операциядәгеләргә ярдәм итәргә, аларга ярдәм җыярга кирәк», — дип саный автойөрүдә катнашучы Сәмигулла Абдуллин.
МХО флаглары һәм символлары булган 30 га якын машина кичә Түбән Каманың барлык үзәк урамнары буйлап йөреп чыкты. Автойөреш Красный Ключ бистәсендә тәмамланды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев