Түбәнкамалылар макулатура тапшырып акча эшли ала
Шәһәр халкы китаплар, кәгазь, картон, ПЭТ шешәләр, алюминий банкалар, полиэтилен һәм батарейкалар тапшыра ала.
Шимбә, 15 февральдә, Түбән Камада «Калдыкларны — керемгә» экологик акциясе узачак.
Шәһәр халкы китаплар, кәгазь, картон, ПЭТ шешәләр, алюминий банкалар, полиэтилен һәм батарейкалар тапшыра ала.
Кабул итү пунктлары:
- 9:30-10:00 — Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният сарае;
- 10:15-10:45 — «Бызово» базары янында машина кую урыны;
- 11:00-11:30 — «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2);
- 11: 45-12:15 — «Эссен» сәүдә үзәге янындагы парковка (Төзүчеләр пр., 55);
- 12:30-13:00 — Химиклар проспектындагы «Сити Молл» сәүдә үзәге янындагы парковка.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев