Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар мәчет территориясендә диспансеризация үтә алды

Теләгән шәһәрдәшләр бер сәгать эчендә бар белгечләрне үтеп чыктылар.

Узган җомгаларның берсендә шәһәрдәшләребезнең сәламәтлекләрен кайгыртып, Үзәк мәчеттә дә вакытлыча диспансеризация үтү пункты эшләде. 

Әлегә медицина тикшерүен өч урында узарга мөмкин иде: 1 нче, 2 нче поликлиникалар һәм клиника-диагностика үзәгендә. Менә тагын бер пункт Үзәк мәчет территориясендә эшләде. Теләгән шәһәрдәшләр бер сәгать эчендә бар белгечләрне үтеп чыктылар. Кемдер диспансеризация узуга битараф караса да, нәкъ менә диспансеризация узганда төрле яман чирләр, хроник авыруларның башлангыч стадиядәсе ачыклана да. Җомга намазыннан соң инде шактый кеше медицина тикшерүе узарга өлгерде һәм күчмә пункт оештырган өчен ихластан рәхмәтләрен җиткерде. 

19 июльдә диспансерлаштыру физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә оештырылды. Белгечләр иртәнге тугызынчы яртыдан түбәнкамалыларны кабул итә башлады. Барлык белгечләрне узганнан соң, чәй табыны артында җылы очрашу узды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев