Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар мәчет янында диспансеризация үтә алды

Май аенда мәчет янында диспансеризация ике тапкыр узды.

Түбән Каманың үзәк мәчете янында шәһәрлеләр медицина тикшерүе уза алды. Диспансеризацияләү кысаларында үткәрелүче бу чара биредә инде икенче ел рәттән оештырыла. 

Мәчет яны территориясендә ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым палаткалар корып куйганнар. Диспансеризация үтәргә килүчеләр башта теркәлү узалар, анкета тутыралар. Шуннан соң белгечләргә керәләр. Сәламәтлекне тикшерү биредә шәһәр поликлиникасы табиблары, шәфкать туташлары тарафыннан башкарыла. Хастаханәгә барудан бер дә аерылмый. Киресенчә, бирегә килүчеләр күп уңай якларын күрә. «Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мин инде икенче ел диспансеризацияне монда узам. Поликлиникага барып чират торганчы, кабинетлар буйлап йөргәнче, миңа монда күпкә уңайлырак. Бер көндә генә үтеп тә булмас иде. Ә монда уңайлы да, тиз дә. Волонтерлар ярдәм итеп тора», — ди ДЦП диагнозы куелган Андрей Трофимов. 

Диспансеризация кысаларында сәламәтлекне мәчет территориясендә уздыру тәкъдиме белән имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов чыга. Аның бу идеясен сәламәтлекне саклау идарәсе һәм шәһәр администрациясе хуплап ала. Биредә буйны, авырлыкны үлчәргә, ЭКГ ясатырга, артериаль һәм күз эчендәге басымны тикшерергә, анализлар бирергә, күчмә флюоромаммографта флюорография һәм маммография узарга була. 

Мәчеткә йөрүче яшьләр исә диспансеризациягә килүчеләргә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Шул рәвешле, мәчеттә халыкны рухи яктан да, физик яктан да сәламәтләнедерү өстендә зур эш башкарыла. Медицина тикшерүеннән соң чәк-чәк белән чәй эчү оештырылган. «Мин монда якында гына яшим. Барлык белгечләрне дә бер сәгать дигәндә үтеп чыктым. Бик яхшы оештырганнар, рәхмәт. Менә хәзер тәмләп чәй эчеп утырам», — ди Галимхан Нурмөхәммәтов. 

Май аенда мәчет янында диспансеризация ике тапкыр узды. Беренчесендә 150 кеше килгән булса, икенчесендә 65 кеше сәламәтлеген тикшертә алган. Җәй көннәрендә биредә диспансеризацияне аена бер тапкыр үткәрергә ниятләп торалар. 

Гөлназ Хәйретдинова
Фәнис Кадыйров фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев