Түбәнкамалылар кышны озаттылар һәм Масленица карачкысын яндырдылар — видео һәм фото
Түбән Камада традицион Май чабу — Масленица бәйрәме узды.
Чара Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданчыкта узды, анда балалар һәм өлкәннәр өчен актив уеннар оештырылды, аниматорлар күңел ачуда ярдәм итте, тамаклары ачкан кешеләр сәүдә палаткаларында көчләрен тулыландыра алды.
Моннан тыш, борынгы традиция буенча, кыш белән символик саубуллашу буларак, Масленица карачкысын яндыру йоласы үтте. Тамашадан соң бәйрәм концерты башланды, аны Түбән Каманың «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле ачып җибәрде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев