Түбәнкамалылар «Кыш бабай бул!» акциясенә бүләкләр китерә башлады
Сезне Химиклар проспекты, 64а адресы буенча урнашкан НТР медиахолдингы бинасында көтәбез.
Түбән Камада «Кыш бабай бул!» хәйрия акциясе башланды. Акциядә беренчеләрдән булып «ПРЕТТЛЬ-НК» компаниясе катнашты. Аның идарәчесе Олег Поляк кичә медиакомпаниядәге чыршы астына 8 бүләк тупланмасы алып килде һәм предприятие хезмәткәрләренең иң яхшы теләкләрен җиткерде.
Сүз уңаеннан, компания инде 5 ел буена акциядә катнашып килә.
«Мин балачагымны хәтерлим, бүләкләрне без һәрвакыт көттек, аларга һәрвакыт шатландык. Тартмаларны ачу үзе бер кызык иде. Бу искиткеч традиция! НТР аны алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез. Без һәрвакыт катнашырга шат», — дип билгеләп үтте Олег Поляк.
Традиция буенча декабрь аенда җыелган барлык бүләкләрне, җыелмаларны, тәм-томнарны һәм сез алып килгән башка әйберләрне безнең Кыш бабай Яңа ел алдыннан ияләренә тапшыра башлаячак. Аның маршруты гадәттәгечә Түбән Кама балалар йорты, «Балкыш», «Шәфкатьлелек» социаль үзәкләре, тәрбияләнүчеләре игътибарга мохтаҗ булган башка учреждениеләр аша уза. Кыш Бабай йортсыз хайваннар приютына да керә, шуңа күрә хуҗасыз калган песи һәм этләр өчен азык алып килергә дә мөмкин. Сезне Химиклар проспекты, 64а адресы буенча урнашкан НТР медиахолдингы бинасында көтәбез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев