Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар экосукмакны чүп-чардан чистарттылар

Өмәдә 115 кеше катнашкан, 3 йөк машинасы чүп чыгарылган.

Түбәнкамалылар санитар-экологик икеайлык кысаларында тәртип урнаштыруны дәвам итә. Шушы көннәрдә экосукмак территориясен тәртипкә китерделәр. Аның озынлыгы — 3 километр. Ул урман посадкасы аша бара һәм Пионер күленә алып чыга.

Өмә кысаларында сәламәтлек сукмагын көнкүреш һәм табигый чүп-чардан чистарттылар, шулай ук яңа маршрут — «Әкият сукмагы» әзерләделәр. Хакимият вәкилләре билгеләп үткәнчә, өмәдә 115 кеше катнашкан, 3 йөк машинасы чүп чыгарылган. 

Экосукмак — «Батыр» спорт комплексыннан ерак түгел урнашкан һәм ел әйләнәсендә шәһәр халкы арасында зур популярлык казанган урын. Әйтергә кирәк, табигать белән бергә еланнар да уянган. Шулай булгач, йөрергә чыкканда, төгәлрәк һәм игътибарлырак булырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев