Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар «Безнең ишегалды» программасы буенча капиталь ремонттан соң ишегалдын ачу тантанасын үткәрде

Халык үзләре һәм ишегалларын тәртипкә китергән эшчеләр өчен чын ишегалды бәйрәме оештырды.

Түбән Камада Корабельная, 14а һәм Яшьлек, 21б йортларында яшәүчеләр капиталь ремонттан соң яңартылган ишегалларын тантаналы рәвештә ачты.

Күптән түгел анда «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде, ишегаллары төзекләндерүгә күптән мохтаҗ булганлыктан, кешеләр аны көтеп ала. Халык үзләре һәм ишегалларын тәртипкә китергән эшчеләр өчен чын ишегалды бәйрәме оештырды.

Халык концерт номерлары әзерләгән, сәүдә нокталары эшләде, теләүчеләр СВО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм алып килә алды. Балалар өчен уеннар оештырылды.

Ишегалларын ачу хөрмәтенә ТИҮС рәисе төзүчеләрне ишегалларын үзгәртеп корулары өчен бүләкләде. Шулай ук шәһәр хакимияте һәм депутатлардан урам себерүчеләр һәм ремонт вакытында ярдәм иткән кешеләр бүләкләр алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев