Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар 4 көн эчендә яралы сугышчылар өчен 5 тоннадан артык ярдәм җыйды

Хәзер шәһәрдә 425 нче медицина отрядының гуманитар конвоен каршы алуга әзерлек бара.

Түбәнкамалылар гуманитар ярдәм җыюга актив кушылдылар. Көн саен Химиклар проспекты, 72б пункты янында ярдәм итәргә теләүчеләрдән чират тезелә.

Хәзер шәһәрдә 425 нче медицина отрядының гуманитар конвоен каршы алуга әзерлек бара. Ул шушы көннәрдә Түбән Кама аша узачак һәм хәрби госпитальләргә кирәкле әйберләрне җыячак. Түбән Кама халкы яралы сугышчыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертергә ашыга.

Берничә көн эчендә түбәнкамалылар гуманитар конвой өчен махсус 5 тоннадан артык ярдәм җыйганнар. Җыю пунктында саклау урыны калмаган диярлек.

«Дүрт көн эчендә безгә 500дән артык кеше килде, алар кирәкле әйберләр: урын-җир, медикаментлар, гигиена чаралары һәм башка әйберләр алып килделәр», — дип сөйләде «Добрые сердца» волонтерлар төркеме җитәкчесе Лариса Орлова.

Гуманитар конвой Түбән Кама аша 14 ноябрьдә узачак. Хәзер шәһәр халкы яралы сугышчылар өчен әйберләрне актив җыюны дәвам итә. Төялгән машиналар Покров һәм Авдеев юнәлешләрендәге кыр госпитальләренә озатылачак. Гуманитар ярдәм җыю пункты ялларсыз 9дан 18 сәгатькә кадәр эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев