Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыга Ленинград камалышы өзелүнең 80 еллыгы медале тапшырылды

Түбән Камада хәзер бу фаҗига турында ишетеп кенә түгел, ә күреп тә белгән дүрт кенә кеше яши инде.

Ленинград хәрби блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр — 872 көн барган һәм кешелек тарихында иң күп корбаннар китергән вакыйга булган: ачлыктан һәм атышлардан 641 меңнән артык кеше үлгән. 

Ул вакыйгаларның тере шаһитләре елдан-ел кими бара. Түбән Камада хәзер бу фаҗига турында ишетеп кенә түгел, ә күреп тә белгән дүрт кенә кеше яши инде. Оркыя Гатиятулла кызы Сәхабетдинова — шуларның берсе.

Ленинград камалышы 2,5 ел дәвам итә. Блокадачыларның батырлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы белән бертигез дәрәҗәдә хәзер дәреслекләрдә өйрәнелә.

Оркыя Сәхабетдинованың блокадалы үткәнен искә төшерү елдан-ел кыенлаша бара. Соңгы елларда сәламәтлеге дә нык борчый икән. Шуңа күрә үзенең истәлекләрен сугыштан соңгы еллар турында сөйләүдән башлады. Ул вакытта да тормыш җиңел булмаган. «Бик авыр еллар иде: киемнәр дә, акча да юк, кигән пальтолар шундый юка иде», — дип искә ала блокадалы Ленинград газабын кичергән Оркыя Сәхабетдинова. 

10 яшендә алар гаиләләре — әтисе, әнисе, абыйсы һәм апасы белән бергә Татарстанга эвакуацияләнәләр. Юлда гаиләдәге ир-атлар үлә, ә бераздан әнисе дә вафат була. 10 яшьлек Оркыя Сәхабетдинова апасы белән балалар йортына эләгә. Шунда алар өчен яңа тормыш башлана... 

Аннары ул Казанда эшли. 1953 елда кияүгә чыга, ә биш елдан соң алар Ерак Көнчыгышка күченәләр. Ике тапкыр йөкле булса да, ләкин бала тапканда балаларын югалта. 

Оркыя Сәхабетдинова әйтүенчә, Николай Зеленов чакыруы буенча, ире белән Түбән Камага килгәч, яхшы гына яши башлыйлар. Монда ул 33 ел кранчы булып эшли. Ә ирен 2000 елда җирли. 

«Ул музыкант иде, шахмат һәм шашканы оста уйный иде, яхшы кеше иде», — дип сөйли ире турында Оркыя Сәхабетдинова...

Бу көннәрдә Оркыя Сәхабетдинова Ленинград камалышы өзелүнең 80 еллыгына чыгарылган медаль белән бүләкләнде. Бу медальне, аннан башка, шулай ук блокада кичергән Вил Хәсәновка да тапшырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев