Түбәнкамалы Валерия Медведева ораторлык сәнгате буенча Татарстан Республикасы чемпионатында җиңде
Конкурсның финалы 29 ноябрьдә Казанда узды.
Түбән Каманың 38 нче лицее укучысы Валерия Медведева ораторлык сәнгате буенча «Что Требовалось Доказать» дигән Татарстан чемпионатында җиңү яулады. Конкурсның финалы 29 ноябрьдә Казанда узды.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чемпионат Татарстанның иң көчле һәм ышандырырлык спикерларын берләштерә, алар өчен сүз аралашу чарасы гына түгел, ә илһам һәм ышандыру коралы да булып тора. Конкурс риторик күнекмәләрне, тәнкыйди фикерләүне һәм үз позициясен дәлилләп яклый белүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Фото: Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев