Түбәнкамалы социаль челтәрдә танышкан кыз аркасында 2 миллион сумнан артык акчасын югалткан
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек ир-ат инвестицияләр белән акча эшләмәкче булып, алдау корбаны булган. Барысы да социаль челтәрдәге танышудан башланган.
Ир-атның ышанычына кереп, бер кыз аңа пассив керем алырга тәкъдим иткән. Кыска вакыт эчендә мессенджерларда «экспертлар» да аралашуга кушылган. Алар җитәкчелегендә зыян күрүче кушымта урнаштырган һәм бер ай дәвамында үзенең шәхси һәм кредит акчаларын күрсәтелгән счетларга күчергән.
Алдакчылар шәхси кабинетта табышның үсешен оста итеп күрсәтеп, ир-атны күбрәк акча салырга этәргән.
«Эшләгән акчаны» чыгарырга теләгәндә проблемалар башланган. Техник ярдәм «финанс агымын» ачу өчен тагын 740 мең сум таләп иткән. Ир-ат түләүдән баш тарткач һәм алданганын аңлагач, мошенниклар аны блоклаганнар һәм бөтен язышуны бетергәннәр.
Нәтиҗәдә, зыян күләме 2,3 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев