Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы «Россия почтасы»н хатны озак китергән өчен судка биргән

Әмма «Россия Почтасы» үз гаебен танымый.

Түбән Кама шәһәр судына җирле кеше «Россия Почтасы»на дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.

2022 елның апрелендә Түбән Камада яшәүче почта аша прокуратурага хат җибәргән булган. Әмма адресатка ул ике атнадан соң гына килеп җитә, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Соңрак дәгъвачы җавап бирүчегә «гади» категориясенә караган хатны вакытында китермәгәне өчен неустойка түләүне һәм рухи зыянны компенсацияләүне таләп итеп, дәгъва җибәрә. Әмма «Россия Почтасы» үз гаебен танымый.

Суд җавап бирүчегә 500 сум штраф һәм рухи зыян өчен ике мең сум күләмендә компенсация түләүне билгеләгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев