Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы мошенникларга ышанып, 300 мең сум акчасын югалта

Җинаять эше кузгатылган.

Кырык яшьлек ханым алдартазларга ышанып, 300 мең сум акчасын югалта.

Аның сөйләвенчә, эш вакытында кәрәзле телефонына бер хатын-кыз шалтырата. «Мин МТС операторы. Безнең компания белән төзелгән килешүегезнең вакыты чыкты. Тиз арада яңадан кул куймасагыз, элемтәсез калачаксыз!» — дип куркыта ул түбәнкамалыны. Бераздан түбәнкамалының телефонына СМС-хәбәр килеп ирешә. 

«Сезгә хәзер СМС килә, анда Дәүләт хезмәтләре порталыннан код киләчәк, аны безгә язып җибәрегез. Бу безгә килешүгә яңадан кул куяр өчен кирәк», — дип аңлатылган була анда.

Түбәнкамалы барлык кушкан эшне эшли. Берничә минуттан аңа егет кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра: «Дәүләт хезмәтләре порталы аша сезнең исемгә кредит рәсмиләштерәләр! Хәзер үк банкка барып, 300 мең сумга кредит рәсмиләштерегез. Аннан соң мин җибәргән счетка шул акчаларны күчерегез», — ди. 

Түбәнкамалы беренче банкка барып, акчаны күчерә, ләкин 300 мең сум җитмәве билгеле була. Тагын бер банкка бара, ләкин аңа анда кредит бирмиләр. 

Соңрак өйгә кайтып, яхшырак уйлагач, ул үзенең алдартазларга тап булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев