Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы мошенникларга өч миллион сум акча күчергән

Алдартазлар үзләрен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштыра.

Быелның март аенда үзен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырган ир-атның сүзләренә ышанып, түбәнкамалы өч миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Шалтыратучы ир-ат аңа абонент номерының саклау килешүе вакыты бетүен һәм аны озайтырга мөмкинлеген җиткерә. Түбәнкамалы ризалык биргәч, аңа смс-хәбәр белән «Госуслуги» хезмәтеннән кодлар килә. Шәһәрдәшебез ул саннарны шалтыратучыга әйтә. Аның беркатлы, ышанучан икәнен сизеп алган алдартазлар алга таба сыналган схема буенча эш итәләр. Чираттагы шалтырату, имештер, «Госуслуги» хезмәткәреннән була. Ул түбәнкамалының шәхси кабинетына читятлар кереп, аның исемемнән төрле банкларда кредитлар рәсмиләштерү өчен гаризалар бирелгәнен җиткерә. Өченче шалтырату «банк хезмәткәре» ннән булып, ул инде гадәттәгечә, алдартазлар кредитларны рәсмиләштерә алмасын өчен, түбәнкамалының үз исеменә рәсмиләштерергә кирәклеген хәбәр итә. Ират банк бүлекчәсенә кереп 2000000 сумлык кредит ала. Аннары шалтыратучы ир-ат кушуы буенча Чаллы шәһәренә барып, андагы банк бүлекчәсендә банкомат аша бу акчаны Чаллы сәүдә үзәкләренең берсендә банкоматтан өлешләп, алдартазлар әйткән исәп-хисап счетына күчерә. 

Кыскасы, түбәнкамалы икенче көнне дә банктан 1300000 сум күләмендә кредит алып, аны тагын Чаллы шәһәре сәүдә үзәгеннән банкомат аша алдартазларга күчерә.

Әле тагын күпме кредит алган булыр иде, бәхетенә өченче кредит алырга дип, банкка баргач, үзе шикелле үк алданган хатынкызны күрә. Ул хатын-кызны да нәкъ аның кебек алдаганнар булып чыга. Шуннан соң гына түбәнкамалы алдартазлар тозагына эләккәнен төшенә һәм полициягә барып гариза яза. Югыйсә, алдау юллары турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан, Интернет челтәреннән, дусларыннан ишетеп торса да, ни өчен аларга ышана, үзе дә әйтә алмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев