Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы мошенникларга 3 миллион сумга якын акча күчергән

Алдартазлар алдалауның яңа төрен уйлап тапканнар.

«Якыныгыз бәлагә очрады» яки «сезнең исемгә кредит алалар» дигән алдау сүзләренә ышанучы беркатлылар кимегәндер, ахры. Алдартазлар алдалауның яңа төрен уйлап тапканнар. 

Алар хәзер үзләрен кәрәзле телефон компаниясе хезмәткәре дип таныштырып, килешү вакытын озайтырга тәкъдим ясыйлар. Шул вакытта беркатлы кешеләрнең ышанычын яулап, телефоннарындагы мәгълүматларга керәләр. 

1996 нчы елгы түбәнкамалыга да шундый шалтырату була. Аңа СИМ-картасының куллану срогы тәмамлануын хәбәр итеп, картаны я ябарга, я алга таба озайтырга кирәклеген аңлаталар. Түбәнкамалы ризалык биргәч, алар инде алдан корып куелган схема буенча эшли. Имеш, башта «Госуслуги» га пароль килә (һәм ул аны шалтыратучыларга җиткерә), аннан соң шул ук «Госуслуги» дан башка кеше шалтыратып, аның исәп-хисап счетыннан булган акчаларын алырга тырышалар дип белдерә. Алай гына да түгел, алдартазлар түбәнкамалы исеменә кредит алганнар һәм ул сумманы мошенниклар алганчы банкоматтан алып, башка исәп-хисап счетына салырга кушалар. Алдартазлар сүзенә ышанып, түбәнкамалы 1 900 070 сум кредит алып, үзе дә белмәгән счетка күчереп куя. Тик аферистларның аппетитлары үсеп, түбәнкамалыга тагын 912 000 сумлык кредит алдырталар. Бәлки шушы урында туктарга кирәк булгандыр. Тик түбәнкамалы, елан авызына кергән куян кебек, бу акчасын да алдартазларга күчерә. Җитмәсә, барлык счетларыннан шәхси акчалары мошенниклар тарафыннан урланырга мөмкин дип, картасында булган акчаларын да алдартазлар счетына күчерә. Аның билгесез кешеләргә җибәргән акчасы 2 922 000 сумга җитә. Өенә кайткач кына алданганын төшенеп, полициягә мөрәҗәгать итә. Тик, кызганыч, алган кредитларын барыбер аның үзенә түләргә кирәк булачак. 

Нәкъ шундый юл белән, икенче түбәнкамалы — 1948 нче елгы ир-ат 1000000 сум акчасыннан колак кага.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев