Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы «Мисс Россия» конкурсы финалына үтте

Конкурсның финалы 8 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Түбән Камада яшәүче Камилла Гарипова «Мисс Россия — 2023» конкурсының финалисты булды.

Кызга 22 яшь. Ул Г. В. Плеханов исемендәге РЭУның Югары икътисад һәм бизнес мәктәбен тәмамлаган. Камилланың үз кием бренды бар. Ул Танзаниягә барып, сафарида булырга хыяллана.

Камилла сайлап алу туры узган, анда Россиянең 85 субъектыннан 80 меңнән артык кыз катнашкан. Финалга 50 катнашучы гына чыгачак.

«Мин үземдә максатчанлык һәм амбициялелек, эчке көч һәм хатын-кыз гүзәллеге, наз һәм игелек кебек сыйфатларны берләштерә алам», — ди Камилла үзе турында.

Конкурсның финалы 8 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Фото: vk. com/camillagaripova

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев