Түбәнкамалы кондитер рекордлары тамашасында катнашты
Тапшыруны бүген, 8 ноябрьдә, 22 сәгатьтә карарга була.
Түбән Камадан Ольга Макарихина «Король десертов» телевизион шоуда катнашты.
Программаны алып баручы — Ренат Әгъзамов. Катнашучылар Әгъзамов кубогы һәм миллион сум акчалата приз өчен көрәшә. Иң яхшы кондитерлар проект финалында татлы дөнья рекорды куячак.
Ольга Макарихина — кондитер. Ул конфет пешерергә ярата.
«Мин — перфекционист. Балалар да, өлкәннәр дә мастер-классларга килерлек шоколад остаханәсе ачу турында хыялланам», — дип сөйли Ольга.
Тапшыруны бүген, 8 ноябрьдә, 22 сәгатьтә карарга була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев