Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы җиңү яулады

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча дәүләт автоинспекциясе идарәсе тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы видеороликка конкурс үткәрелде.

Конкурска барлыгы 97 эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар. Шәһәребездә яшәүче Альбина Галиулина «Юл тозаклары» номинациясендә беренче урынны яулаган. Видеороликлар конкурсында ул беренче тапкыр катнашуы икән. Ә эшне әзерләргә аңа кызы ярдәм иткән. 

Катнашучыларга Татарстан торак пунктлары юлларында килеп туган куркыныч хәлләр турында видео төшерергә кирәк була. Җиңүче үз эшендә кышкы чорда машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркынычлар Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча дәүләт автоинспекциясе идарәсе тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы видеороликка конкурс үткәрелде. 

Конкурска барлыгы 97 эш тәкъдим ителгән, җиңүчеләр һәм призерлар арасында түбәнкамалылар да бар. Түбән Камада яшәүче Альбина Галиулина «Юл тозаклары» номинациясендә беренче урынны яулаган. Видеороликлар конкурсында ул беренче тапкыр катнашуы икән. Ә эшне әзерләргә аңа кызы ярдәм иткән.

Катнашучыларга Татарстан торак пунктлары юлларында булган куркыныч хәлләр турында видео төшерергә кирәк була. Җиңүче үз эшендә кышкы чорда юлларда машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне сагалап торучы куркынычлар турында сөйли. Ул түбәнкамалыларны маршрут транспорт чарасы тукталышында үзүзеңне тоту кагыйдәләре һәм светофор янында җәяүлеләрнең күз күремен каплап торучы «куркыныч тозаклар» турында искәртә. 

Жюри шулай ук Кама Аланының 4 нче «Кояшкай» балалар бакчасы педагогы Ирина Пономареваның эшен дә уңай бәяләде. Аңа юл кырыенда кышкы шуу чараларын куллануның куркыныч яклары турында кисәткән видеоролик өчен кызыксындыру бүләге тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев