Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы Илһамия Сафина 45 елдан артык гомерен спортка, тренерлык хезмәтенә багышлаган

Сафиннар — укытучылар династиясе, алар барысы да спорт белән шөгыльләнә.

Һәр елны августның икенче шимбәсе физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 10 августка туры килә. Без физкультура укытучыларын, тренерларны, бу бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Бәйрәм уңаеннан газета укучыларын 45 елдан артык гомерен спортка, сәламәт яшәү рәвешенә, тренерлык хезмәтенә биргән Илһамия Ягъфәр кызы Сафина белән якыннанрак таныштырырга уйладык.

Сафиннар — укытучылар династиясе, алар барысы да спорт белән шөгыльләнә. Әби-бабайлары, әниләре, балалары — педагог — физкультура укытучысы һөнәрен сайлаган. Илһамия ханымның бабасы, әтиәнисе, ике сеңлесе укытучы. Ире Ринат Хуҗа улы да бадминтон буенча тренер. Илһамия Ягъфәр кызы үзе 45 елдан артык гомерен тренерлык эшенә багышлаган. 

Түбән Камага ул Волгоград дәүләт физкультура институтының Казан филиалын тәмамлаганнан соң ук килә. Хезмәт юлын "Нефтехимик«ның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып башлый. Нигездә, яңа гына шөгыльләнә башлаган чаңгычылар белән эшли. Балаларда чаңгычы спортына кызыксыну уята һәм спортка мәхәббәт тәрбияли. Аның җиңел кулы белән чаңгы спортына кереп киткән малайлар һәм кызлар арасыннан соңыннан төрле ярышларда призлы урыннар яулаган бик күп яхшы спортчылар үсеп чыга.

Балалар белән эшләгәндә, Илһамия Сафина үзе дә даими рәвештә төрле ярышларда катнашып, җиңү арты җиңү яулый. Илһамия Ягъфәр кызы әле дә сафта. «Тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Балаларым, оныкларым — спортчылар. Безнең гаилә яулаган дипломнар, кубокларның төгәл санын үзебез дә белмибез», — ди ул. Атаклы тренерның тырыш хезмәте һәм шәхси җиңүләре бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. И. Сафина «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен», «Физик тәрбия һәм спорт отличнигы» дигән мактау билгеләре белән бүләкләнгән. 

Әйткәнебезчә, ике улы, Айнур белән Илнур да Түбән Каманың күренекле спортчылары. Олы уллары Айнур «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә эшли. Шул ук вакытта спортны үз итә. Ул хоккей, волейбол, чаңгы, баскетбол, өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Кече уллары Илнур да абыйсы кебек үк спортның күп кенә төрләрен үз иткән. Киленнәре, Илнурның хатыны Анна Радиковна да, яшь баласы булса да барысына да өлгерә, мөмкинлек чыккан саен ярышларда катнаша, һәм гел призлы урыннар яулый. Ике ел рәттән «Сибур» линиясе буенча Тобольск каласында узган чаңгы ярышларында хатын-кызлар арасында икенче урынны алып кайта. 

Сафиннар оныкларында да кечкенәдән үк спортка мәхәббәт тәрбияли. Шамил, Элина да активлар, дәү әниләре Илһамия Сафина кул астында шөгыльләнәләр. Мәктәптә укырга да, спортка да өлгерәләр. Инде уңышлары да байтак.

Гаилә ике ел рәттән «Буыннар бәйләнеше» Россиякүләм ярышлары җиңүчеләре. Бу ярышларда бабай-әби, балалар, оныклар катнашырга тиеш. Беренче елны ярышларда оныклары Шамил белән җиңеп кайтсалар, узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән Петербургка җыелган 50 команда арасында Сафиннарга тиңнәр булмый. Бу юлы ярышларда оныклары Элина катнаша. Ул тугыз яшендә генә булса да, үзеннән олырак кызларны да җиңеп, Россиянең абсолют чемпионы исеменә лаек була. Спортның биш төре буенча аңа тиңнәр булмый. Ә Ринат Хуҗа улы бер балл белән генә калышып, 4 нче урынны ала. Ел саен үткәрелеп килгән бу ярышларда алар быел да Татарстан данын якларга әзерләнә. Республикада җиңеп чыгып, алар быел Томск каласына барырга җыена. 

Ирешкән уңышлары өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов гаиләгә алтын күкрәк билгесе тапшыра. Спорт Илһамия ханымның, гаиләсенең — иренең, балаларының, оныкларының яшәү рәвеше. «Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Физкультураны тормышларының аерылгысыз бер өлеше иткән кешеләр физик һәм рухи яктан сәламәт була. Балаларны кече яшьтән актив булырга өйрәтегез, хәрәкәттә — бәрәкәт», — ди атаклы тренер. 

Әйе, физкультура белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Вакыт табып, урамда җәяүләп йөреп керсәң дә сулыш алулары киңәеп китә. Шәһәрдәшләребезне дә актив булырга, физик күнегүләргә вакыт табарга чакырабыз. Юкка гына, «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» димәгәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев