Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы яралы иптәшенә ярдәм итә һәм аның гомерен саклап кала

Безнең җәмгыятьтә батырлык үрнәге күрсәтүчеләр бик күп. Кече сержант Алмаз Равил улы Фатыйхов әнә шундыйларның берсе.

Алмаз Фатыйхов хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә Түбән Камадан өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла. Ике ел хәзмәт итү барышында батыр сугышчы үзен үрнәк яктан гына күрсәтә, хәрби бурычларын намус белән үти, командирларының һәм сугышчан дусларының ихтирамын казана. 

2024 елның 21 августында булган вакыйга моңа ачык мисал. Ул көнне аларга — кече сержант Фатыйховка һәм рядовой Соколовка — подразделениене азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү бурычы куела. Хәрби бурычны үтәү барышында алар алгы позицияләргә чыгалар. Очеретино-Прогресс торак пунктлары тирәсендә хәрби хезмәткәрләр дошманның FPV-дроны һөҗүменә дучар була. Һөҗүм нәтиҗәсендә, рядовой Соколов яралана. Кече сержант Фатыйхов, югалып калмый, Соколовның ярасын карагач, шунда ук беренче ярдәм күрсәтә, кан китүне туктата һәм эвакуация төркемен чакыра.

Төркемне көтеп алгач, яралыны госпитальгә озатышырга булыша. Алмаз Фатыйховның, килеп туган катлаулы хәлдә дөрес карар кабул итүе һәм беренче медицина ярдәмен дөрес күрсәтүе нәтиҗәсендә, рядовой Соколов, кыска вакыт эчендә, госпитальгә исән-имин китерелә. 

Кече сержант Алмаз Равил улы Фатыйховның кыю гамәлләре һәм югары һөнәри булдыклылыгы сугышчы иптәшенең гомерен саклап калырга ярдәм итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев