Түбәнкамалы Чаллыда футболка урлаган өчен тоткарланган
Урланган әйберләр кире кайтарылган.
Түбән Камада яшәүчене Чаллыдагы кибеттән футболкалар урлауда гаеплиләр.
«Челнинские известия» мәгълүматлары буенча, 31 яшьлек ир-атка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, ул касса яныннан гомуми бәясе 7 мең сум булган алты ир-ат футболкасы алып чыккан.
Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камерасындагы видеоязма буенча шикле кешенең эзенә чыккан. Урланган әйберләр кире кайтарылган. Хәзерге вакытта шикләнелүче башка шәһәргә китмәү турында подписка астында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев