Түбән Камада исерек килеш кабат автомобиль белән идарә иткән өчен 24 яшьлек ир-ат хөкем ителгән
Суд гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарган.
Тикшерү материаллары буенча, 24 яшьлек йөртүче «Лада» автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктатыла.
Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары белдерүенчә, бу аның беренче тапкыр гына хокук бозу очрагы түгел, моңа кадәр дә ул транспорт руле артына салмыш хәлдә утырган өчен җаваплылыкка тартылган булган. Нәтиҗәдә, суд аны гаепле дип тапты, бер елга ирегеннән һәм ике елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булу кирәген кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев