Түбән Каманың «Заря» лагеренда «Туган як» профильле сменада 155 бала ял итте
Алар биредә дини белемнәрен күтәрделәр, спорт уеннары уйнадылар.
«Заря» лагерында ел саен «Туган як» профильле смена оештыру матур гадәткә керде. Быел да биредә 18 көн дәвамында 155 бала ял итте. Алар биредә дини белемнәрен күтәрделәр, спорт уеннары уйнадылар.
Әлеге профильле смена шәһәрдәшләребез арасында елдан-ел абруй казана. Лагерьга юлламалар бер көн эчендә алынып бетә. Шулай булмый ни, биредә бит балалар табигать белән аралаша: кошлар сайравын, чикерткәләр җырын тыңлый, агачларның талгын җилдә әкрен генә шыбырдашкан яфрак шавы астында халкыбызның үткәне, аның шәхесләре, тәкъва кешеләре, татар халкының мәдәнияте һәм горефгадәтләре, туган ягыбызның бай тарихы һәм табигате турында белемнәрен үстерә. Исеме дә җисеменә туры килеп тора — юкка гына «Туган як» исемен алмаган шул. Тагын шунысы да бар, профильле мөселман сменасында барлык кануннар үтәлә: дәресләрдә һәм уеннарда малайлар кызлар аерым, балалар биш тапкыр намазларын калдырмыйлар.
«Безнең төп бурыч — балаларны ислам дине кысаларында тәрбияләү, алар дини белемнәрен ныгытсыннар, саф һавада яхшы ял итсеннәр» диде смена начальнигы Мансур Ибраһимов. Ә Исмаил Куряев бирегә Әлмәт каласыннан килгән. Ул саф һавада балалар белән дәрес алып бара, ислам дине, аның бөек шәхесләре турында сөйли. Балалар мөгаллимнең биргән сабакларын игътибар белән тыңлый.
Лагерьда балаларның һәр минуты исәптә: дәресләр, спорт чаралары, осталык дәресләре — лагерь тормышы истә калырлык булсын өчен әйдәманнар күп көч куйганнар. Ә сменаның соңгы көнендә аеруча күңелле. Саубуллашу көнендә биредә малайлар һәм кызлар өчен Сабантуй оештырыла. Капчык киеп йөгерү дисеңме, мендәр белән сугышу, тизлеккә кадак кагу — барысы да бар. Балалар милли ярышларда үз көчләрен сынап карадылар, җиңүчеләр, җиңелүчеләр юк, һәрберсенә истәлекле бүләкләр каралган.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев