Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың Химиклар проспекты буенча 57 нче йорт ишегалдында күршеләр бәйрәме үтте

Бәйрәм «Татарстанда җәй» программасы эгидасы астында узды.

Түбән Камада Химиклар проспекты буенча 57 нче йорт ишегалдында вокалистлар, биючеләр һәм профессиональ аниматорлар катнашында күршеләр бәйрәме узды.

Иң кечкенәләр өчен асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырылды. Балалар акбур белән кояш, салават күпере һәм йөрәкләр ясадылар. Җиңүчене билгеләү авыр булды. Шуңа күрә баллы бүләкләрне һәркем алды.

Бәйрәм Казаннан килгән халык башкаручылары чыгышы белән дәвам итте. Аларның уйнаган көйләре беркемне дә битараф калдырмады.

Бу күршелек бәйрәме «Татарстанда җәй» программасы эгидасы астында узды. Аның турындагы җылы хатирәләр кешеләрнең йөрәкләрендә әле бик озак сакланыр. Музыка, балалар көлүе, ихлас теләкләр тагын бер тапкыр искә төшерде: күршелек — сүз генә түгел, ул — җәмгыятебезнең нигезе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев