Түбән Каманың Химик-технология институтында Бөтенроссия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе булып узды
Түбән Камада Азат Шәймулла улын белмәгән кеше сирәктер.
Химик-технология институтында шәһәребезнең данлыклы шәхесе, «Түбән Кама нефть химиясе» берләшмәсендә беренче фәнни-технология үзәген оештыручы, профессор, техник фәннәр докторы, ТР атказанган химигы, Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең беренче җитәкчесе Азат Шаймулла улы Зыятдинов исемендәге Бөтенроссия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Түбән Камада Азат Шәймулла улын белмәгән кеше сирәктер. Ул шәһәребез язмышы киләчәге өчен борчылып, янып яшәде. Нефть химиясе, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. юнәлешендә 150гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы Азат Зыятдинов җәмәгать эшлеклесе буларак та үзен танытты, «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәнең чишмә башында торучы да ул.
Азат Зыятдиновның Түбән Камада мәчетләр төзү, һәйкәлләр куйдыру, шәһәр урамнарына татар милләтенең күренекле шәхесләренең исемнәрен куйдыруда өлеше бик зур. Галим Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булганда милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе иде. Фән кешесе, җитәкче кешенең вакыт ягы таррак булса да татар телен, милли мәдәниятне, татар халкының шәхесләренә багышланган мәкаләләр, милли рухта шигырьләр язарга да вакыт тапты, чит илләрдә татар диаспорасы вәкилләре белән элемтәдә торды.
40 ел гомерен биргән Түбән Каманы яратуын галим һәрчак әйтә килде. Фәнни-гамәли конференциядә Түбән Кама химия-технология институты, КНИТУ, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «СИБУР Холдинг» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы кебек эре предприятияләренең житәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең һәм районыбызның Аксакаллар шурасы җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, студентлар катнашты.
Предприятияләрдәге фәнни эшләр, технологик яңалыклар, төрле тармактагы уңышлар һәм проблемалар турында докладлар укыдылар, фикер алышулар булды, сорауларга җаваплар бирделәр. Азат Зыятдиновның тормыш юлы, фәнни ачышлары, мактаулы исемнәре, алган грант һәм җиңүләре турында ачыктаначык сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев үзенең чыгышында аның кешелекелеге, гадилеге, милли җанлы булуы турында сөйләде. Рөстәм Мәҗит улы шушы конференцияне оештыручыларга халкыбызның олуг шәхесен истә тотулары, хөрмәтләүләре, аңа багышлап төрле чаралар уздырулары өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм аларга мактау хатлары, кыйммәтле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Конференциядә катнашучылар соңыннан секцияләргә бүленеп, үзләренең фәнни эшләре турында чыгышлар ясап, тематик конкурсларда катнаштылар.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясе иясе, «Ел җитәкчесе-2004» бәйгесе номинациясендә җиңүче, Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Рәхмәт хатына ия булган шәхеснең исеме, аның күркәм эшләренең онытылмавы куанычлы. Милләтебез өчен янып яшәгән, акыллы, тыйнак Азат абыйның урыны оҗмахта булсын, аның фән һәм милләт өчен эшләгән зур хезмәтләре онытылмасын иде.
Фирдәвис Ханов
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев