Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында «Алтын мирас» II Халыкара фестиваль-конкурсы узды

Конкурста Мурманск, Коми Республикасы, Киров һәм Оренбург өлкәләре коллективлары катнашты.

Шәһәрнең Халык иҗаты йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Мөсифуллин җитәкчелегендә төрки телле халыкларның «Алтын мирас» дип аталган II Халыкара фестиваль-конкурсы узды. 

13-15 июньдә Халык иҗаты йортында сайлап алу этаплары, осталык дәресләре һәм шәһәр Сабантуенда төп сәхнәдә фестивальнең гала-концерты узды. Конкурста Мурманск, Коми Республикасы, Киров һәм Оренбург өлкәләре коллективлары катнашты. Безнең «Сүрәкә» ансамбленең җиңүчеләр рәтендә булуы сөенечле вакыйга. 

Кече Җирекле авылында уңышлы гына эшләп килгән «Җирекле моңнары» ансамбле дә фестиваль-конкурсының фольклор номинациясендә лауреат исемен яулады.

Алар фестивальдә «Бирнә элү йоласы»н күрсәттеләр. Ансамбль җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова бу йоланы 90 яшьлек Мәтрүнә түти Курбаева һәм 75 яшьлек Александра Поликарповадан өйрәнгән. Әбиләр элек кызлы гаиләләрнең кияүгә чыкканчы, ничек итеп бирнә әзерләнгәне, килен булып төшкәч, кияү йортында аларны элү тәртибе белән таныштырган.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев